news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия авыл Сабан туенда дәүләт бүләкләре тапшырдылар

Республиканың авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә зур өлеш керткән өчен әтиле-уллы Исламовлар бүләкләнде.

Бөтенроссия авыл Сабан туенда дәүләт бүләкләре тапшырдылар
Рәсих Фасхутдинов

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мөслимдә узган XI Бөтенроссия авыл Сабан туенда дәүләт бүләкләре бирелде. Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Хезмәт ветераны, Мөслим районының мактаулы гражданины Зәкиҗан Исламов һәм аның улы Илгиз Исламов күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә мөһим өлеш кертүләре өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының баш референты, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды.

«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин, Пенза өлкәсе татар милли мохтарияте әгъзасы Хәйдәр Бәхтиев, Башкортстанның «Төмәнәк» татар иҗтимагый-тарихи мәдәни үзәге әгъзасы Айдар Габдуллин, Самара өлкәсе «Дуслык» төбәк җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев һәм башкалар бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100