news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда татар эшлеклесе, җырлар һәм китаплар авторы Шамил Сагаутдинов вафат

Шамил Шәүкәт улы Сагаутдинов (1962-2020) – шагыйрь, язучы, композитор, нәфис сүз остасы, җырчы, компьютер графикасы һәм нәшрият технологияләре өлкәсендә белгеч.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Казахстанда татар эшлеклесе Шамил Сагаутдинов вафат булган. Facebook социаль челтәрендәге «Төрки Халыклар Корылтае» төркемендә шул турыда язганнар. Татар эшлеклесенең үлем сәбәбе әйтелми. Бу хакта «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы хәбәр итә.

Шамил Сагаутдинов татар мәдәниятенең патриоты, шагыйрь, җырчы, композитор, татар исемнәрен өйрәнүче, татар тематикасы буенча тәүге сайтларның берсен булдырган шәхес иде. Ул татар телендәге илледән артык җыр, татар тематикасы буенча берничә китап авторы.

Шамил Шәүкәт улы Сагаутдинов (1962-2020) — шагыйрь, язучы, композитор, нәфис сүз остасы, җырчы, компьютер графикасы һәм нәшрият технологияләре өлкәсендә белгеч.

1984 елда «теоретик механика» белгечлеге буенча Казах дәүләт университетын тәмамлаган. 15 еллык эш стажы булган педагог, физика-математика фәннәре кандидаты. 1986 елдан — «Сарман», 1990 елдан «Алсу» ансамбльләрендә катнашкан. Татар телендә 50дән артык җыр (көе дә, сүзләре дә үзенеке) иҗат иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100