news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Ямалда Сабан туе онлайн-форматта узачак

Бәйрәм 7 июньдә булачак.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Ямалда төрки халыкларның традицион бәйрәме Сабантуй онлайн-форматта узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Күпмилләтле Ноябрьск шәһәрендә тантаналар ел саен зурлап, җыр-биюләр, спорт ярышлары белән уза. Быел беренче тапкыр милли көрәш уздырылмаячак, шуңа күрә төп приз - тәкә дә уйнатылмаячак, диелә хәбәрдә.

Ләкин виртуаль мәйданчыкта күңел ачу чаралары узачак. 7 июньдә «Нефтяник» ял үзәгенең социаль челтәрдәге аккаунтларында олылар һәм балалар өчен мастер-класслар, әкият-спектакль һәм зур концерт булачак. Аны «Башкорт корылтае» һәм «Дуслык» мәдәни һәм иҗтимагый оешма артистлары әзерләгән. 

«Анда барыбыз да яраткан халык җырлары, татарча һәм башкортча заманча җырлар яңгыраячак. Якташлар бу бәйрәмне онытмас дип өметләнәм. Алар гадәттәгечә, өйләрендә милли ризыклар пешереп, өйләрендә бәйрәм итәрләр!», — диде «Дуслык» Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Лилия Малкова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100