news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан татарлары Милли-мәдәни автономиясе үз эшчәнлеге хакында хисап тотачак

Чара «Бердәм Россия» партиясенең төбәк Башкарма комитеты мәйданчыгында онлайн режимында үтәчәк.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). 5 июньдә, 17.00 сәгатьтә, Башкортстан Республикасы татарлары Милли-мәдәни автономиясенең хисап утырышы узачак. Чара «Бердәм Россия» партиясенең төбәк Башкарма комитеты мәйданчыгында онлайн режимында үтәчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге оешма Советы рәисе Римма Үтәшева Башкортстан Республикасы татарлары Милли-мәдәни автономиясенең 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге һәм икенче яртыеллыкка бурычлар хакында сөйләячәк. Аның урынбасары Альбина Хәбибуллина исә иҗтимагый оешмаларга грант ярдәме күрсәтү хакында бәян итәчәк.

«Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов газета-журналларга язылу кампаниясенең барышы хакында мәгълүмат бирер дип көтелә. Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Этнологик тикшеренүләр институты өлкән фәнни хезмәткәре, социология фәннәре кандидаты Илдар Габдрәфыйков Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр турындагы мәсьәләне кузгатачак.

Утырышны теләгән һәркем интернет аша күзәтә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100