Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мегион татарлары Ханты-Мансийскида Сабан туйларын башлап җибәргән
ХМАО-Югра төбәгендәге шәһәрләрдә 30 июньгә кадәр һәр шимбә, якшәмбе көннәрендә Сабан туйлары булачак.
(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Ханты-Мансийск автоном округы - Югра өлкәсе шәһәрләрендә Сабан туе бәйрәмнәре башланды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Беренче булып Мегион шәһәрендә Зөһрә Бикташева җитәкчелегендәге татар милли мәдәни үзәге Сабан туе бәйрәмен уздырган.
"Һава торышлары салкын булуга карамастан мәйданга бар шәһәр халкы җыелды. Ә менә бүләкләү мәдәният йортында дәвам итте. Зөһрә ханым Бикташева үз халкына хезмәт иткән ул-кызларына истәлекле бүләкләр тапшырды", дип яза Гөлчәчәк Фәтхулова.

Көрәш батыры булып Излучинск шәһәре батыры Альберт Рәхмәтуллин танылган. Тәкәне, акчалата сертификатны аңа тапшырганнар.
ХМАО-Югра төбәгендәге шәһәрләрдә 30 июньгә кадәр һәр шимбә, якшәмбе көннәрендә Сабан туйлары булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз