news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Башкент университеты татар теле, әдәбиятына багышланган семинар үткәрде

Әгәй университеты галиме М.Өнәр чыгыш ясаган "Татарларда милли тел һәм милли әдәбият” семинарына 100 кеше катнашты.

Төркиядә Башкент университеты татар теле, әдәбиятына багышланган семинар үткәрде
Рушания Алтай

(Истанбул, 4 май, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Танылган галим, татар теле, әдәбияты һәм Габдулла Тукай иҗаты буенча күпсанлы хезмәтләр авторы Мостафа Өнәр Төркиянең Башкент университеты үткәргән семинарда татар тарихы, теле, әдәбияты хакында чыгыш ясады.

Төркиядә “3 май – төркичелек көне” бәйрәме уңаеннан "Татарларда милли тел һәм милли әдәбият” темасына үткәрелгән семинарда 100 кеше катнашты. Аларның күбесен төрекләр тәшкил итте. Тыңлаучылар арасында татарстанлылар да, җирле татарлар да бар иде. Семинарны КФУ галимәсе Әлфия Йосыпова да тыңлады. Мостафа Өнәр татар теле, әдәбиятына багышлаган чыгышын татар теленең үсеш тарихыннан башлады. Татарларның милләт, ватан төшенчәләрен милләтчелек теориясе галимнәре хезмәтләре нигезендә аңлатып үтте.

Галим татарларда мәгърифәтчелек, җәдитчелек агымнарының барлыкка килү этаплары; әдәби татар теленең барлыкка килүе; халык әдәбиятын, фольклорны өйрәнә башлау чоры турында киң мәгълүмат бирде. Татар милли мәгарифе үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне искә алды. В.Радловның татарларга кагылышлы хезмәтләреннән өзекләр китерде.

Мостафа Өнәр чыгышында Габдулла Тукайны - “Татар шигыренә нигез салучы”, Казан университетын “Төрки дөньяның беренче белем учагы” дип атады. Төрек милләтчелегенең үсешендә Йосыф Акчура, Садри Максуди Арсал кебек татар зыялыларының өлеше зур булуын әйтте.

Семинарның ахырында галим сорауларга җавап бирде. Тыңлаучылар татар теле диалектлары, әдәби әсәрләр, татар теле алфавиты, татар һәм болгар атамалары, дәүләтчелек тарихы, татар халкының бүгенге сәяси мәсәләләре белән кызыксынды. Әлеге интернет очрашуны, модератор буларак, Мостафа Өнәрнең элеккеге студенты, филология фәннәре кандидаты Билгә Коркмаз алып барды.  

Анкарадагы Башкент университеты галиме Сүәр Әкәр тарафыннан оештырылган әлеге чара ике сәгать кырык биш минут дәвам итте. "Татарларда милли тел һәм милли әдәбият” семинары кичә Мәскәү вакыты белән сәгать кичке тугызда башланды. Ул Join Zoom Meeting конференция системасы аркылы үткәрелде. Анда теләгән һәркем катнаша алды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100