Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хабаровск халкы Сабан туен бәйрәм итәчәк көн билгеле булды
Татар халкының милли бәйрәмен монда руслар да, украиннар да - барысы бергә бәйрәм итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел Хабаровск каласында Сабан туен 9 июльдә билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Сабан туе гүзәле” бәйгесе проекты җитәкчесе Галия Ельская хәбәр итте.
“Сабан туен бөтен милләт кешеләре дә көтеп ала. Безнең өчен ул - күп милләтләрнең үзенчәлеген чагылдырган, күңелле бәйрәм. Анда татарлар гына түгел, Хабаровскида яшәүче бөтен халык катнаша, ярышларны, концерт номерларын тамаша кылырга килә”, - диде Галия Ельская.
Сүз уңаеннан, Хабаровскида 8 ел рәттән “Сабан туе гүзәле” бәйгесе оештырыла. Анда төрле милләттән булган туташлар үзара көч сынаша. Җиңүче исә Сабан туе батырына бүләк тапшыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз