Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак калфак — 2022» бәйгесенең Гран-при иясе билгеле булды
Бәйгедә 9-11 сыйныфларда һәм көллиятләрнең 1-2 курсларында белем алучы кызлар осталыкларын сынап карады.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Фикердәшләр җыелган җирдә» чарасында «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Бәйгедә 9-11 сыйныфларда һәм көллиятләрнең 1-2 курсларында белем алучы кызлар осталыкларын сынап карады, дип яза БТК матбугат хезмәте.
Кунакларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
«Ак калфак — 2022» укучы кызлар бәйгесенең Гран-при иясе — Чаллы кызы Алия Нуриева.
I урынга исә Зыятдинова Әминә лаек булды. II урынны Энҗе Латыпова һәм Сөмбел Хәбибуллина бүлештеләр, III урында — Алинә Шәйхетдинова.
Җиңүчеләргә татар хатын-кызларының милли баш киеме — калфак бүләк ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз