420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы Гали авылы Мәдәният йортында муниципальара «Халкым минем-2021» иҗат фестивале үткәрелә.
Самара татарлары сайтында хәбәр итүләренчә, әлеге чара Самара губернасының 170 еллыгына һәм галәмгә кеше очуның 60 еллыгына багышлана.
Фестиваль 2021-2025 елларда «Похвистнево районында мәдәниятне үстерү» кысаларында районның максатчан программасын үтәү максатыннан оештырыла.
«Халкым минем» төбәкара иҗат фестивале татар халкы иҗатын үстерүгә, талантлы башкаручыларны ачыклауга, милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
Фестивальдә үзешчән коллективлар, ансамбльләр, солистлар, хореография коллективлары катнаша ала, диелә хәбәрдә.