news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбайҗан татарлары балалар өчен татар китапларын китерүне сорады

Милләттәшләр татарча энциклопедия һәм әкиятләрне алырга теләк белдерде.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Азәрбайҗанда яшәүче милләттәшләребез татар китапларыннан хәзерге заман авторлары язган балалар өчен әкият җыентыкларын китерүне үтенде.

«Безгә татарча сувенир, әкият, энциклопедияләр кызык булыр иде. Балалар өчен хәзерге заман авторларының әкиятләре, бигрәк тә Флера Тарханованың балалар әкиятләрен бик теләп алыр идек», — диде татар җәмәгатьчелеге Бакудагы Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге базасы уздырган онлайн очрашуда.

Милләттәшләребез Татарстан китап нәшрияты китапларын Азәрбайҗанга китертүгә өмет итә. «Казаннан Бакуга китап ташу — чыгым таләп итә торган эш икәнен аңлыйбыз», — диде алар.

«Бездә елына 500-700 төрле китап чыга, шуларның йөздән күбрәге — балалар өчен. Тәкъдимегезне кабул иттек», — дип җавап бирде Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

Очрашуда Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы Тулы вәкаләтле Вәкиллеге вәкиле Эльмира Юсифли, «Туган тел» татар мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Гөлҗан Мясоутова, «Татарстан» иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Әбес Миняшев, Азәрбайҗан Язучылар берлеге әгъзасы Александр Хәкимов һ.б. кунаклар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100