news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта «Мин — татармын» конкурсы катнашучылары бүләкләнде

Бәйгедә 5-11нче сыйныфларда укучы балалар катнашты.

Мамадышта «Мин — татармын» конкурсы катнашучылары бүләкләнде
Анна Лысина

(Мамадыш, 4 март, «Татар-информ», «Нократ», Фирая Мингалиева). Халыкара туган тел көненә багышлап, «Мамадыш-информ» һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлекчәсе мәктәп укучылары арасында «Мин — татармын» дигән иҗади бәйге игълан иткән иде.

Бәйгедә 5-11нче сыйныфларда укучы балалар катнашты. Оештыручылар утыздан артык эш кабул иткән.

Конкурсның максаты булып телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле укучыларны барлау, катнашучылар арасында иҗади сәләтлеләрне ачыклау торды. Бәйгегә ирекле тамага язылган шигырь, хикәя яки әкиятләр кабул ителде.

Аларның иң яхшылары «Нократ» газетасында басылып чыкты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot