^Милләтебезнең асыл улы арабыздан китте

^Милләтебезнең асыл улы арабыздан китте

(Уфа, 4 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Милләтебез үзенең иң асыл һәм гыйлемле улларының берсе – күренекле галим, энциклопедик хәтергә ия шәркыять һәм исламият белгече Равил Үтәбай-Кәримине югалтты. Равил ага, озак һәм каты авырудан соң, Уфа шәһәре хастаханәләренең берсендә 4 март иртәсендә 72 нче яшендә арабыздан китте.

Башкортстанда гомеренең күп елларын үткәргән киң билгеле татар галиме Равил Үтәбай-Кәримине Башкортстанда да, Татарстанда да яхшы беләләр иде. Ике республиканың да газиз баласы иде ул. Тумышы белән Татарстаннан булса да, гомеренең зур өлеше Уфада үтте аның. Казан белән араларын беркайчан да өзмәде Равил ага.

Әйе, Равил Үтәбай-Кәримине Казанда да, Уфада да «аяклы энциклопедия» дип йөрттеләр. Белмәгәне юк иде аның. Үзенең соклангыч хәтере белән дә күпләрне таң калдырды ул. Аксакал галимебезне күпләр шәркыять һәм исламият белгече буларак белә иде. Чынлап та динебез Ислам һәм шәрекъ дөньясы турында тирән белемгә ия иде Равил ага. Гарәп, төрек һәм алман телләрендә дә иркен сөйләште ул. Шулай ук төрки телләрнең һәммәсен «су урынына эчә» иде.

Аксакал галимебез язган фәнни хезмәтләрнең исәбе-хисабы юк. Аларны туплап нәшер итсәң, берничә китаплык булыр иде. Равил ага гомере буе Татарстан һәм Башкортстан вакытлы матбугат басмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итте. Аның газета-журналларда төрле темаларга дөнья күргән мәкаләләре генә дә меңләгән. Татар һәм башкорт дөньясы фәнендә бүгенге көндә Равил Үтәбай кебек чын галимнәр, халык академиклары бик аз ул. –

Дөрес, галим буларак зур дәрәҗәләр алмады Равил ага. Чөнки терсәкләрен тырпайтып, дан-дәрәҗә артыннан кумады да. Ул фән дөньясына күбрәк белем туплау өчен чумды. Рәсми танылу урынына аны, киресенчә, еш кына эзәрлекләделәр дә әле. Чөнки дин турында сөйләргә ярамаган елларда ук динебез Исламны, шәрык дөньясын ныклап өйрәнүе, гыйльми хезмәтләр язуы күпләргә ошамый иде. Ләкин бернигә дә карамый үз эшендә булды чын галим. Ә соңыннан барыбер гаделлек җиңде, динебез ирек алды. Ул теге авыр юлларда ук хак динебезне өйрәнүенә үз-үзенә рәхмәтле булды.

Гаять киң белем туплавы белән күпләргә үрнәк булды халык академигы. Ни үкенеч, мәшһүр галимебез мәңгелек йортына иртәрәк күчте. Үзенең васыятенә туры китереп, мәрхүмне туган ягына – Татарстанның Теләче районы Казаклар авылына алып кайтып җирләячәкләр.