news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тольятти татарлары «Язлар моңы» фестиваленә әзерләнә

Сигезенче тапкыр оештырыла һәм «Уйнагыз, гармуннар», «Милли бию», «Татар җыры» номинацияләре була.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Тольятти шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте оешуга 20 ел һәм Самара өлкәсенең 170 еллыгына әзерләнү кысаларында 2021 елның 4 апрелендә «Язлар моңы» дип аталган ачык шәһәр фестивале була.

Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте хәбәр иткәнчә, фестиваль татар халкының ана телен, милли җыр-моңнарын саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру нисбәтендә сигезенче тапкыр оештырыла һәм «Уйнагыз, гармуннар», «Милли бию», «Татар җыры» номинацияләрен үз эченә ала.

«Язлар моңы» үзешчән сәнгать фестиваленең абруе елдан ел арта. Соңгы елларда Самара өлкәсендә һәм Тольятти җирлегендә яшәгән бик күп яшь милләттәшләребезнең дә сәхнәгә аяк басулары аеруча куандыра, дип хәбәр ителә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.

Фестиваль Тольяттиның Автозавод районында урнашкан «Автоград» мәдәният һәм сәнгать үзәгендә 13:00 башлана (Юбилейная ур., 8).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100