news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшче һөнәр ияләрен «Блогер.Татар» бәйгесендә катнашырга чакыралар

«Блогер. Татар» бәйгесендә җиңгән һөнәрчеләр 20 мең сум отачак.

Эшче һөнәр ияләрен «Блогер.Татар» бәйгесендә катнашырга чакыралар
Солтан Исхаков

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Татар-информ» агентлыгында «Блогер.Татар» һөнәри блогерлар бәйгесенә багышланган матбугат конференциясендә блог алып баручы төрле һөнәр ияләре 20 мең сум ота алулары хакында әйтелде.

«Блогер.Татар»ның приз фонды 200 мең сум. Барлыгы ун җиңүче сайланачак, бишесе иҗади һәм бишесе эшче һөнәр ияләре. Ягъни Һәр җиңүчегә бүләккә 20 мең сум биреләчәк. «Матбугат.ру» порталының хуҗасы һәм бәйгене оештыручы Данил Сәфәров эшче һөнәр ияләрен курыкмыйча әлеге бәйгедә катнашырга чакырды.

Ул гаризалар 10 февральгә хәтле кабул ителсә дә, хәзер блог алып бара башлау соң түгел икәнен аңлатты. «Әгәр дә аның 100-200 язылучысы булып, ул блогын бик кызык алып бара һәм аның потенциалы зур икән, ул җиңәргә мөмкин», — диде бәйгенең оештыручысы.

«Блогер.Татар»ны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Матбугат.ру» порталы оештыра. Үз һөнәрләре турында татарча блог алып баручы 16 яшьтән өлкән кешеләр әлеге бәйгедә катнаша ала. Иң мөһиме — блог татар телендә алып барылсын.

«Безнең нигезләмәдә критерийларның берсе — татар теленең камиллеге дип бара, әмма аннан курыкмасыннар иде, чөнки камиллекнең чиге юк. Бу филологлар бәйгесе түгел, бу гади кеше бәйгесе. Әлбәттә, татарча язу, татар шрифтын куллануга игътибар биреләчәк», — диде Данил Сәфәров «Татар-иформ» хәбәрчесенә.

Матбугат конференциясендә әйтелгәнчә, жюрида биш кеше булачак. Аккаунтларны аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинова, беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов, блогер һәм журналист Гөлназ Сәфәрова, видеоблогер Фагыйлә Шакирова һәм тракторчы-блогер Василий Иванов бәяләячәк. 


Гаризалар bloger.tatar@mail.ru электрон адресына 10 февральгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны Bloger.Tatar сайтыннан табып була. Хәзерге вакытта җитмешкә якын гариза кабул ителгән. Алар Инстаграм, Вконтакте, Фэйсбук, Одноклассники, Ютуб, Тик-Ток социаль челтәрләреннән. Гаризалар Татарстан, Удмуртия, Мәскәү, Сургут һәм Австралиядән килгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100