news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендә Себер татары кызларының баш киемен тегәргә өйрәткәннәр

Мастер-класс Омск өлкәсендә Большереченский районының Үләнкүл авылы мәдәният йортында булган.

Омск өлкәсендә Себер татары кызларының баш киемен тегәргә өйрәткәннәр

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Омск өлкәсендәге Большереченский районының Үләнкүл авылы мәдәният йортында Себер татарларының хатын-кызлары баш киеме - сарауц тегү буенча мастер-классы оештырганнар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.⠀

Омск өлкәсендә «Мирас» этнографик һәм авыл туризмы проектын тормышка ашыру кысаларында туристик маршрут презентациясе булды. Проект өчен Үләнкүл авылында махсус йорт сатып алынган һәм территориясендә Себер (Бохара) татары утары төзелгән. Төзекләндерелгән йортта хәзер Себер татарлары музее урнашкан.

Үләнкүл мәдәният йортында авылда яшәүче кул эшләре остасы Финура Мөхәммәдиева Себер татарлары хатын-кызлары баш киеме - сарауц (калфак) тегү буенча мастер-класс үткәрде.

Омск өлкәсе территориясендә «Мирас» этнографик һәм авыл туризмы урыннарын булдыру проекты Большереченский районында Үләнкүл авылында башкарыла. Әлеге проект Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан тормышка ашырыла. Проектны тормышка ашыруда Президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән акчалар кулланыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100