news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары гаиләдә әниләрнең роленә багышланган семинар оештырган

Әлеге чара төрле милләт вәкилләренә карата стереотипларны бетерү һәм яшь буынның социаль активлыгын үстерү өчен үткәрелә.

Краснодар татарлары гаиләдә әниләрнең роленә багышланган семинар оештырган
http://tatar-congress.org

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Краснодар өлкәсенең «Болгар-К» татар җәмгыяте «Гаиләдә әниләрнең роле» дигән темага беренче семинарын үткәрде. Бу хакта Краснодар татарлары оешмасының инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Программа милли үзенчәлекләрне, мәдәниятне саклап калуга, милләтара, этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, җәмгыятьтә гаиләнең абруен һәм ролен арттыруга юнәлдерелгән. Аның нигезенә Россия җәмгыятенең төп илкүләм кыйммәтләре салынган. 

Әлеге программа Россия халкының рухи-әхлакый кыйммәтләре һәм тарихи традицияләре нигезендә бердәм мәдәни даирәне саклау, Россиянең милли иминлек һәм территориаль бөтенлеге факторы буларак, халыкның мәдәни һәм рухи потенциалын үстерү һәм тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, мәдәни кыйммәтләргә үтемлелекне тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән.

Программаның төп максаты — гражданнарның рухи-әхлакый үсеше өчен шартлар булдыру, гаилә абруен күтәрү, гаилә функцияләрен (репродуктив, тәрбия, тормышны саклау, икътисади, социомәдәни) тормышка ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру, башка милләт вәкилләренә карата стереотипларны бетерү, иҗади сәләтләрне үстерү, иҗади индивидуальлекне ачу һәм яшь буынның социаль активлыгын үстерү, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100