news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ломоносов премиясе лауреаты Иҗат Сабитов: Татарча укыганга татарча сөйләмем дә камил

Галимнең әтисе Хак Сабитов җәлилче Әхмәт Симаевның хезмәттәше булган, Муса Җәлил белән якын аралашкан.

Ломоносов премиясе лауреаты Иҗат Сабитов: Татарча укыганга татарча сөйләмем дә камил
Солтан Исхаков

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Мәскәү дәүләт университеты профессоры, физика-математика фәннәре докторы, Ломоносов премиясе лауреаты Иҗат Сабитов татар китаплары укыганга туган телендә сөйләме дә камил булуын әйтте.

Бүген татар язучылары, шагыйрьләре «Казан утлары» журналы редакциясендә күренекле татар галиме Иҗат Сабитов белән очрашты. Геометрия өлкәсендә йөздән артык фәнни мәкаләләре, теоремалары белән дөнья күләмендә танылган шәхес шигырьләр һәм хикәяләр дә иҗат итә. Аның берничә әсәрен татар композиторлары җырга салган. Ул җырларны Татарстанның халык артисты Илсур Сафин башкара.

«Гомеремдә беренче мәртәбә шулкадәр язучы белән бер өстәл артында утырам. Мин бик шатмын», — дип саф татар телендә сүзен башлап җибәрде 83 яшьлек Иҗат Сабитов.

Ул үзенең татар мәктәбендә укымаганын, үз гомерендә татарлар арасында яшәмәгәнен әйтте. Иҗат Сабитов 1937 елда Мәскәү өлкәсендә туа. Аның гаиләсе 1938 елдан 1957нче елга кадәр хәзерге Оренбург өлкәсенә эвакуацияләнә. «Минем бала чагым Оренбург өлкәсендә башкорт авылында үтте. Җиде еллык мәктәптә башкорт телендә укыдым. Аннары укуымны рус мәктәбендә дәвам иттем», — дип таныштырды ул үзе белән.

Очрашуда булган язучылар Газинур Морат, Марсель Галиев, Вакыйф Нуриев, Ләбиб Лерон, Айгөл Әхмәтгалиева Мәскәүдә гомер иткән математика галименең саф татар телендә сөйләшүенә таң калдылар. Алар татар мохитендә яшәмәгән кеше туган телен ничек шулкадәр камил белә алуы белән кызыксынды.

«Татар китапларын күп укыдым. Алар минем туган телемне үстерергә ярдәм итте. Әни хезмәт хакын алырга район үзәгенә барганда ай саен бер-ике татар китабы алып кайта иде. Мин шуларны йотлыгып укыдым. Иң яратканы булып бала чактан Гариф Гобәйнең „Маякчы кызы“ китабы истә калган. Ул китапны мин һаман да өйдә кадерләп саклыйм», — диде Иҗат Сабитов.

Иҗат Сабитовның әтисе Хак Сабитов шигырьләр, пьесалар язгалаган. Ул эвакуациягә кадәр Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәре китапханәсендә, редакциясендә эшләгән, җәлилче Әхмәт Симаевның хезмәттәше булган, Муса Җәлил белән якын аралашкан. Әнисе шәһәрдәге татар мәктәбендә укыткан.

«Татар теленә, татар әдәбиятына мәхәббәт әтинең Муса Җәлил кебек бөек шагыйрьләр, язучылар белән дуслыгы турындагы истәлекләрдән килгәндер», — диде Иҗат Сабитов.

Иҗат Сабитовның әтисе Хак Сабитов язган мәкаләләрнең берсе 1930нчы еллар азагында «Совет әдәбияты» журналында чыккан булган. Латин хәрефләре белән җыелган мәкаләнең ике бите Иҗат Сабитовта сакланган. Ул журналның әлеге номерын табарга тели. Редакция хезмәткәрләре басманы архивтан эзләргә ышандырды.

 


Галерея: МДУ профессоры Иҗат Сабитов белән очрашудан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100