news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнар Гарифуллин: Шагыйрь Ярлы Кәримне башкорт дип әйтүчеләр бар, чынлыкта ул — татар

«Ярлы Кәрим гаиләсенең оныгы Башкортстанның милли архивындагы документларын алды, рәсми кәгазьләрдә ул татар булып язылган булган», — диде тарихчы.

Илнар Гарифуллин: Шагыйрь Ярлы Кәримне башкорт дип әйтүчеләр бар, чынлыкта ул — татар
Солтан Исхаков

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре кандидаты, сәясәтче Илнар Гарифуллин татар язучысы, шагыйре Фатих Кәримнең бертуган абыйсы Ярлы Кәримнең татар булуын дәлилләүче документлар барлыгын әйтте.

«Ярлы Кәрим Бишбүләк районы Ает авылында туган. Аны күбесенчә „башкорт“ шагыйре дип әйтәләр, чөнки шигырьләрен башкорт теленә тәрҗемә итеп чыгарганнар. Авылына берничә тапкыр башкорт пропагандистлары килде, августта конференция үткәрделәр. Әмма аңа кадәр Ярлы Кәрим гаиләсенең оныгы Башкортстан милли архивында аның татар булганын дәлилләүче документ тапты», — диде ул «Татар-информ»га.

Аның әйтүенчә, конференция булганчы төбәкне өйрәнүчеләр Ярлы Кәримнең туганын табып, хәлне аңлатканнар. «Нотариуска барып, аның Ярлы Кәрим гаиләсенең оныгы икәнлеген исбатлап, документын алдылар. Шуның белән архивка барганнар. Документны күрсәткәннән соң гына архивка кереп, өйрәнеп, ярлы Кәримнең чын татар икәнлеген исбатладылар», — ди ул.

Илнар Гарифуллин Ярлы Кәримнең анкетасы, автобиографиясендә дә «татар» дип язылганлыгын әйтте. «Ярлы Кәрим гаиләсенең оныгы августта Ает авылында үткән конференциядә ярлы Кәримнең татар булуын исбатлап, чыгыш ясады. Пропагандачылар карышсалар да, җирле халык барыбер аңлады», — диде ул.

«Архивны япкан кешеләр Ярлы Кәримнең татар булуын белгән. Ул махсус эшләнгән әйбер. Тарихта репрессиягә эләккән кешеләрнең генә архивын туганнарына бирәләр. Ярлы Кәрим — репрессиягә эләккән кеше түгел, ул соңгы көннәрен психиатрик дәваханәсендә үткәрә. Репрессиягә эләкмәгән булса да, аның архивын япканнар. Бу канунга каршы әйбер», — дип аңлатты тарихчы.

Илнар Гарифуллин фикеренчә, башкорт пропагандистлары халыкка чын тарихның ачылуыннан курка, шуңа күрә тарихны яшерергә тырыша. «Алдасаң да, яшерсәң дә чынбарлык ничек тә калкып чыга. Җирле халыкның безнең мәгълүматны тыңлап, өйрәнеп калмыйча, үзләренең дә чын тарихның дөреслегенә көрәшергә әзер булуы мине шатландырды. Моны мин җанисәп кампаниясенә кушылуның бер нәтиҗәсе дип күрәм», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100