news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада татар милли киемнәре фотокүргәзмәсе ачылды

Фотокүргәзмә 15 гыйнварга кадәр эшләячәк.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). «Милли хасият» дип аталган татар һәм башкорт милли костюмнары һәм бизәнү әйберләре бренды Башкорстанның Уфа шәһәрендә милли татар киемнәре фотокүргәзмәсе ачып җибәрде. Бу хакта «Милли хасият» Инстаграм аккаунтында чараны оештыручылар хәбәр итә.

Фотокүргәзмә кичә Уфаның танылган блогерлары катнашында һәм дефиле белән тантаналы рәвештә ачылган.

Татар милли киемнәре фотокүргәзмәсе Уфаның «Лайфстайл» үзәгендә 15 гыйнварга кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100