news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтайда «Дулкын» татар үзәгенең 20 еллыгына багышланган чарада этнобаттл үткәрделәр

Юбилей уңаеннан оешма активистлары Алтай краенда Татар мәдәнияте көннәре үткәрде.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Алтай краеның «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге ТАССР оешуның 100 еллыгына һәм иҗтимагый оешманың 20 еллыгына багышланган «Татар мәдәнияте көннәре» үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дулкын» татар мәдәнияте үзәге 2000 елның октябрендә оештырыла һәм шул вакыттан бирле татар мәдәниятен үстерү һәм крайның татар халкына ярдәм итү буенча актив эш алып бара.

Бәйрәм край китапханәсендә узды. Ике көнлек программада иҗади номерлар, түгәрәк өстәл, китаплар, фотографияләр, татар көнкүреше әйберләре күргәзмәсе, декоратив-гамәли сәнгать мастер-класслары үткәрелде.

«Дуслык- Дружба» милләтара этнобаттлын оештыручылар татар һәм рус мәдәниятен аш-су, гореф-гадәт, йолалар, фольклор өлкәсендә күрсәтте. Татар мәдәниятен «Дулкын» активистлары, ә рус мәдәниятен Алтай дәүләт мәдәният институты студентлары һәм «Җырлы гармун» ансамбле музыкантлары тәкъдим итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100