news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре 6 декабрь көнне бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
tatar-congress.org

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). «Татар рухы һәм каләм» IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең жюри әгъзалары, килгән хезмәтләргә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне билгеләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесендә җиңүчеләрнең исемнәре 6 нчы декабрь көнне бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк. Чара Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында узачак.

Быел барлыгы 102 эш килгән. Татарстан район һәм шәһәрләреннән тыш, Россиянең 10 төбәгеннән дә эшләр кабул ителгән. Бу — Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл Республикаларыннан, Омск, Төмән, Түбән Новгород, Киров, Свердловск өлкәләре, Краснодар һәм Пермь крайлары.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелде:

• «Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы»;

• «Милли проблемаларга багышланган иң яхшы аналитик эшләр циклы»;

• «Теле барның — иле бар». Татар телен өйрәнүгә, саклап калуга һәм үстерүгә багышланган иң яхшы эшләр циклы;

• Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнар үтәлешен актив яктырткан өчен махсус номинация.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100