news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядән сигез татар кешесенең проекты Талантлар университеты форумына кабул ителгән

Әлеге форумда Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, АКШ, Алмания, Дания, Төркия,Үзбәкстан, Кытайдан барлыгы 50 кеше катнашкан.

Төркиядән сигез татар кешесенең проекты Талантлар университеты форумына кабул ителгән
Айгөл Зара Кәбирова

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанда Талантлар университеты тарафыннан VI Татарстан тышында яшәүче яшь белгечләр форумы үткән. Аның кысаларында Төркиядән Истанбул, Измир, Эрзурум шәһәрләрендә яшәүче сигез яшь белгеч Татарстанның үсеше өчен булдырган проектлары кабул ителгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

«Мин бу форумда икенче ел катнашам. Аның үзенчәлеге шул: үткән елны форум теорик белем бирүгә юнәлгән булса, быел гамәли белемгә игътибар көчле булды. Ике көн буенча иртәннән кичкә кадәр фикерләребезне проект хәленә, әзер проектларыбызны исә тиешле дәрәҗәгә китерү өстендә эшләдек», — диде ул.

Айгөл сүзләренчә, аларга бу эштә Е. Л. Шифферс исемендәге алдынгы тикшеренүләр институтының интеллектуаль системаларны модельләштерү һәм идарә итү буенча баш белгеч Ирина Кузьмина ярдәм иткән. Соңыннан барлык катнашучыларга сертификатлар бирелгән.

Форум кысаларында катнашучылар Мәгариф һәм фән, Сәнәгать һәм сәүдә, Яшьләр эшләре, Сәламәтлек саклау, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыклары, Visit Tatarstan оешмасы, Талантлар университеты, Информацион технологияләр үзәге вәкилләре белән күрешкән.

«Форумның өченче көнендә, проектларыбыз әзер булгач, театрга барып ял иттек. Режиссер Фәрид Бикчәнтәев буенча „Җанкисәккәем“ спектаклен карадык. Күптәннән театрга барган юк иде. Бик шат булдым», — ди Айгөл Зара Кәбирова.

«Форум Акмалов Айдар Фәрит улы, АКО „Туризмны үстерү үзәге"нең генераль директоры Дилбәр Садыкова, Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров, Яшьләргә продюсерлык ярдәм күрсәтү программасы җитәкчесе Әдилә Әхмәтова, РТ Яшьләр эшләре буенча министрының I урынбасары Тимур Сөләйманов каршында яклау белән тәмамланды», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100