news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада «Ипи-тоз белән каршы алу» чарасы татар мәдәниятенә багышланган

Кунаклар татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре белән танышты.

Самарада   «Ипи-тоз белән каршы алу» чарасы татар мәдәниятенә багышланган
samtatnews.ru

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Самараның Петр Алабин исемендәге музеенда татар мәдәниятенә багышланган «Ипи-тоз белән каршы алу» дип аталган чара узды. Анда кунакларны өлкәдә яшәүче халыкларның милли ризыклары, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырганнар. Бу турыда «Самара татарлары » сайтында хәбәр ителә.

Музейның кино залы каршында Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы Гөлнара Насыйрованың кул эшләре, «Яктылык» татар мәктәбенең «Мирас» музее күргәзмәләре оештырылган иде.

Самарада яшәүче төрле яшьтәге кешеләр чиккән сөлгеләрне, татар халкының милли киемнәрен, укучыларның кул эшләрен кызыксынып карады.

Ә чараның рәсми өлешен региональ иҗади-иҗтимагый «Дуслык» оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов башлап җибәрде. Ул өлкәбездә төрле милләт халкы дус-тату булып, тыныч тормышта яшәүләре турында сөйләде, татар милли оешмалары, Самараның «Яктылык» татар мәктәбе белән таныштырды.

«Яктылык» мәктәбе каршында эшләп килүче «Мирас» музее җитәкчесе Асия Сәйфетдинова татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре белән кыскача таныштырды.

Чарада милли тәм-томнар җитештерүче Мәүлет һәм Римма Низамовлар гаиләсе дә катнашты. Римма ханым — талкыш-кәләвә, ә кызлары Азалия бавырсак турында сөйләде. «Татарлар мөхтәрәм кунакларны бавырсак белән каршы алалар», — дип чарадан соң бу ризыктан авыз итеп карарга да тәкъдим итте Азалия.

Чараның төп өлешеннән соң кунаклар татар милли ризыклардан авыз итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100