news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә яшәүче татарларга Гөлсинә Галимуллинаның «Тау җылысы» китабы тәкъдим ителде

Очрашуда Төркиядә яшәүче милләттәшләр һәм әсәрнең прототиплары — Бельгия татарлары җәмгыяте җитәкчеләре катнашты.

Төркиядә яшәүче татарларга Гөлсинә Галимуллинаның «Тау җылысы» китабы тәкъдим ителде
Рушания Алтай

(Истанбул, 3 ноябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядәге милләттәшләргә танылган татар журналисты, язучы, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Гөлсинә Галимуллинаның «Ел китабы — 2018» бәйгесендә 3 урын алган «Тау җылысы» китабы тәкъдим ителде.

Татар язучысы белән очрашу кичәсенә җирле татарлар гына түгел, Татарстан, Бельгия, Гарәп Әмирлекләре, Швеция, Казахстан, Үзбәкстан, Оренбургтан килгән милләттәшләр һәм африкалы кияүләр катнашты.

Әсәрнең төп геройлары — прототиплары Бельгиядә яшәүче аналы-кызлы Лилия, Регина Вәлиевалар һәм Лилия ханымның тормыш иптәше Жан Шмиц Брюссельдән махсус чакырылган. Повестьнең тагын бер прототибы Дания Вәлиева Казаннан килде.

Очрашуда «Бельгия татарлары» җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиева-Шмиц Европада татарлыкны саклап калу буенча башкарылган хезмәтләр турында сөйләде, Испаниядәге татар балалары лагере эшчәнлеге белән таныштырды. Язучы Гөлсинә Галимуллина «Тау җылысы» повестенең ничек язылуы, аның геройлары һәм прототиплары турында сөйләде, күп санлы сорауларга җавап бирде.

«Мин язучылыкка журналистикадан килдем. Бүгенге көнгә кадәр 12 әдәби әсәр яздым. Көчле көчле кешеләр, реаль инсаннар хакында язам. Әгәр кеше үзенең исеменә, милләтенә, нәселенә тугрылык саклый икән, ул — чын шәхес. Бу әсәремнең геройлары чит җирләрдә дә милләтләренә, диннәренә тугрылык саклыйлар. Китап кешенең әхлакын күтәрә, укучының тормыштагы хаталарын төзәтергә булыша, милли рухыбызны күтәрүгә хезмәт итә. Ул бик зур тәрбияви көчкә ия», — дип сөйләде ул.

Истанбулда яшәүче татар киленнәре Ләйсән Тапсыз һәм Рушания Алтай тарафыннан оештырылган җыенда татар китаплары күргәзмәсе тәкъдим ителде, татарча җырлар яңгырады, табышмаклар әйтелде, африкалы кияүләр үз телләрендә җыр җырлап күрсәттеләр, уеннар, бәйгеләр үткәрелде. Очрашу ахырында күмәкләшеп «Туган тел» җыры башкарылды. Җыен мәдрәсә шәкерте Госман Шаһмәмәдов һәм Мәдинә абыстай Ганиеваның дога укулары белән тәмамланды.

Гөлсинә Галимуллина — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, «Бәллүр каләм» бүләге иясе. Ул әдәбият сөючеләргә «Мәхәббәт аланы», «Ак бураннар аша», «Күгәрчен оя корганда», «Томанлы төн», «Карлы миләш тәме», «Ефәк кулъяулык», «Җиләкле тау сере», «Алтын ачкыч», «Ай күлгә сыенганда» кебек китаплары аша таныш. Язучы Саба районы Эзмә авылында туып-үскән, КДУ журналистика бүлеген тәмамлаган. 1978-2012 елларда «Саба таңнары» газетасында эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100