Әлкилеләр Шәүкәт мәчетендә татарча диктант язды

Диктан язу өчен татар язучысы Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәреннән өзек сайлаган.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). 29 октябрьдә Әлки районында бишенче татар теле дәресе узды. Район үзәгенең Шәүкәт мәчетендә татар телен өйрәнү курсы кысаларында укытучы Миләүшә Фәттахова тыңлаучылар өчен татарча диктант үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моның өчен ул татар язучысы Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәреннән өзек сайлаган. Диктантны 25 кеше язды, шул исәптән район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та татар теленнән белемен тикшерде. Ул туган телне саклау мөһимлеге турында искәртте һәм курсларга актив йөрергә чакырды. Диктант нәтиҗәләре киләсе дәрестә билгеле булачак.

Татар телен өйрәнергә яшьләр дә, урта һәм өлкән буын вәкилләре дә йөри. Укулар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин тарафыннан расланган программа буенча уза.

Татар теле дәреслеге федераль белем бирү стандартлары нигезендә авторлары Венера Гарипова-Хәсәншина һәм Рафилә Гыймазова тарафыннан төзелгән. Китап «Хузур-тынычлык» нәшрият йорты тарафыннан чыгарылган.

Татар теле дәресләренә алты яшьтән алтмыш яшькә кадәр теләгән һәркем килә ала. Укулар атна саен пәнҗешәмбе 17:00 сәгатьтә уза.