news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы Казанда сатыла башлый

Газета татар телендә атна саен чыга, ул 8-15 яшьлек балаларга кызыклы булачак.

«Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы Казанда сатыла башлый

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тарафыннан гамәлгә куелган «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы Казанда сатуга чыга. Моңарчы 1996 елдан бирле Чаллыда нәшер ителүче бу газета Кама аръягы регионында гына тарала иде.

«Киләсе атнада «Көмеш кыңгырау»ны Казанда да сата башлыйбыз. Ул республика газетасы статусын алачак», — диде Татмедиа АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

«Көмеш кыңгырау»ны Казанда Татмедиа постаматларыннан һәм вакытлы матбугат сатыла торган сәүдә нокталарыннан алырга була. Сәүдә нокталарының адреслары монда.

Газетаның баш мөхәррире Резеда Гасыймова басманың дизайны яңаруы һәм эчтәлегенә үзгәрешләр кертелүе турында да әйтте. Яңа сәхифәләр булачак. Мәсәлән, яшүсмерләрне борчыган проблемалар, серләрне бүлешеп киңәшләшер өчен мәйдан барлыкка киләчәк, психолог киңәшләренә зур урын биреләчәк. Моннан тыш, киләчәккә һөнәр сайларга ярдәм итүче «Тормышка юллама» рубрикасын кертү ниятләнә. Яшүсмер балалар кызыксына торган контент — илләр, сәяхәтләр, дөньядагы күренешләр турында язмалар да өстенлек алачак.

Резеда Гасыймова Татарстан районнарында нәшер ителүче газеталар мөхәррирләреннән иҗатка тартылучы балаларны барлауда ярдәм итүләрен сорады. «Көмеш кыңгырау» газетасы булачак журналистлар, язучылар, шагыйрьләрне әзерләүгә җитди алынырга әзер, дип белдерде баш мөхәррир.

news_right_1
news_right_2
news_bot