news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Тольяттидагы туган якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачыла

Экспозициягә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башындагы этнографик материал тупланган.

Иртәгә Тольяттидагы туган якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачыла
http://samtatnews.ru/

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 4 сентябрьдән Тольяттидагы туган якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» дигән яңа күргәзмә эшли башлаячак. Биредә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы җыеныннан 319 экспонат тәкъдим ителәчәк.

«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, күргәзмә экспозициясенә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы этнографик материал кертелгән һәм алар татар халкының эш көннәре, бәйрәмнәре, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында «сөйли».

«Татарларда кунакта» күргәзмәсе экспозициясе Россиянең 7 төбәгендә уңышлы тәкъдим ителде. Бу чын-чынлап милли мәдәниятнең гүзәл энциклопедиясе, ул татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре, күп гасырлык йолалары һәм гореф-гадәтләре турында мавыктыргыч итеп сөйли», — ди оештыручылар.

Проект Россия Мәдәният министрлыгы, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре, Россия музейлар берлеге, Татарстанның Россия төбәкләрендәге вәкиллекләре, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы, Россия Рәссамнар берелгенең үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100