news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чикаго Сабантуе оештыручысы: Чит ил татарларының милли бәйрәмдә үзаңнары уянды

Айгөл Тимчишин сүзләренчә, туган телен оныткан милләттәшләр татарча сөйләшә башлаган.

Чикаго Сабантуе оештыручысы: Чит ил татарларының милли бәйрәмдә үзаңнары уянды
Айгөл Тимчишин

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Чикаго татарлары оешмасы җитәкчесе Айгөл Тимчишин беренче тапкыр оештырылган Сабантуйда милләттәшләрнең үзаңы уянуы турында әйтте.

«Сабантуй татар һәм рус телләрендә барды, чөнки читтә русча сөйләшеп үскән кайбер татарлар туган телен аңламады. Шулай да, күбесе бәйрәмдә „вата-җимерә“ булса да, татарча сөйләшергә тырышты. Бәйрәм 11.00дән кичке 18.00гә кадәр дәвам итте. 130лап кеше килде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Сабантуйны Айгөл Тимчишин һәм Түбән Кама егете Илшат Гыйззәтуллин алып барган. Халыкара конкурслар лауреаты, яшь җырчы Лилиана Газизова Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән чыгыш ясаган.

«Минемчә, Сабантуй кебек милли бәйрәмнәрне үткәрү кирәк, чөнки милләттәшләрнең үз мәдәниятен онытасы килми, бәйрәмдә катнашып, татар көйләрен ишетеп, нәсел-тамырлары, үзаң турында уйлана башлыйлар. Туганлашып беттеләр», — дип сөйләде Айгөл Тимчишин.

Аның әйтүенчә, татарлар Сабантуйга өчпочмак, бәлеш, пәрәмәч, коймак, чәк-чәк кебек милли ризыклар әзерләп килгән. «Чикагодагы татарлар бик актив, җиң сызганып эшләделәр. Сабантуйда барыбыз да бербөтен гаилә булып утырдык. Сөйләшеп тә алдык, биедек тә, җырладык та, уйнадык та», — диде ул.

Сабантуйны Татарстанның гимны һәм Татарстан Президентының чит илдәге татарларга язган хатын уку белән башлап җибәргәннәр. «Фәрит исемле татар егете Хәния Фәрхинең „Онытылыр димә“ дигән җырын скрипкада уйнап, гимнастка кыз лента тотып биеде. Фәридә исемле кыз 150 литрлы казанда пылау пешерде. Кунаклар „Капкалы“ уен-биюендә катнашты. Бәйрәмне „Туган тел“ җыры белән тәмамладык», — ди ул.

Сабан туен Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Чикаго татарлары оешмасы җитәкчесе Айгөл Тимчишин һәм Чикаго татары Эльвира Шварц оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100