news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак

Төбәк башлыгы Алексей Текслер Чиләбедә Габдулла Тукайга һәйкәл ачу һәм милли гаммәви мәгълүмат чараларын финанслау турындагы карарны раслады.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Чиләбедә быелның көзендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәк башлыгы Алексей Текслер Чиләбедә Габдулла Тукайга һәйкәл ачу һәм милли гаммәви мәгълүмат чараларын финанслау турындагы карарны раслады.

Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы активистлары төбәк башлыгы белән очрашты. Активистлар белән очрашуда Алексей Текслер төбәк үсешендә милли-мәдәни берләшмәләрнең роленә үз карашлары белән уртаклашты, очрашуда катнашучыларның Көньяк Уралда яшәүче халыкларның телен һәм мәдәниятен саклау өлкәсендәге эшчәнлегенә ярдәм күрсәтүгә бәйле тәкъдимнәрен тыңлады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot