news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда татар телендә иҗат итүче яшь язучылар әсәрләре тупланган китап чыккан

"Акчарлак" дип исемләнгән альманахка 26 яшь авторның, шул исәптән, 17 шагыйрьнең әсәрләре тупланган.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда татар телендә иҗат итүче яшь язучылар әсәрләре тупланган басма дөнья күргән. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 
 
"Акчарлак" дип исемләнгән альманахка 26 яшь авторның, шул исәптән, 17 шагыйрьнең әсәрләре тупланган. Алар арасында Лилия Гайфуллина, Флюра Газизова, Ирек Галин, Рәзифа Зөбәирова, Кәүсәрия Әмминева, Алсу Басыйрова, Земфира Галимова һ.б. бар. 
 
"Әлеге авторлар әдәбият дөньясында киң танылу алмаган әле. Әмма аларның әсәрләре укучыда кызыксыну уята", - дип хәбәр иттеләр нәшрияттә.
 
Җыентык Башкортстан Хакимияте ярдәме белән электрон форматта нәшер ителгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot