news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чабаксар урамына Тукай исеме бирелергә һәм һәйкәле куелырга мөмкин

Чабаксар шәһәре милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәйдәр Сафиуллин Чувашия Республикасы җитәкчелегенә шундый тәкъдим белән чыккан.

Чабаксар урамына Тукай исеме бирелергә һәм һәйкәле куелырга мөмкин
Расих Фасхутдинов/архив

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Чабаксарда Тукай урамын булдыру һәм һәйкәлен кую турында сүз бара. Бу хәбәрне Чабаксар шәһәре милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәйдәр Сафиуллин раслады.

“Шушы көннәрдә республика башлыгы белән очрашып, Чабаксар урамнарының берсенә Тукай исемен бирү һәм һәйкәл кую мөрәҗәгате белән чыктым. Тәкъдим хуплап кабул ителде. Бу ике республиканың 100 еллыклары уңаеннан матур гамәл булыр иде”, - ди Хәйдәр Сафиуллин.

Хәйдәр Сафиуллин бу эшне Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов белән бергә башлаган булган. Бу хакта Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән дә фикер алышынган.

Чувашия Республикасы башлагы вазифаларын башкаручы Олег Николаев тәкъдимне хуплап кабул иткән.

“Хәзер бер матур урам сайларбыз. Анда һәйкәле дә булыр. Мин әле ул урамда Тукай мәчетен булдыру турында да хыялланам”, - ди мохтарият рәисе.

Чувашия башкаласында Тукай һәйкәле куелуга җавап буларак, Казанда чуваш мәгърифәтчесе исемен мәңгеләштерү эшләре башкарылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100