Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе билгеле булды

Тәбрис Яруллин кабаттан Форум рәисе итеп сайланды.

(Казан, 3 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышында Тәбрис Яруллин кабаттан Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп сайланды. Бу хакта делегатларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеле булды. Пленар утырышта “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнаша.  

  • 2 августта Казанның Корстон күңел ачу комплексында оешма җитәкчеләре, мәдәният һәм җәмгыять өлкәсендә эшләүчеләр катнашында VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының тантаналы ачылышы булып узды.

Бүген форумның пленар утырышының ябылуы һәм җитәкче органнарны сайлау уза. Аның эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, рәиснең беренче урынбасары Данис Шакиров, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Пленар утырышта бер кеше битарафлык белдерде, башкалар Тәбрис Яруллин өчен тавыш бирде. Рәис итеп бер генә кандидатура тәкъдим ителде.

  • Тәбрис Яруллин форум рәисе итеп 2012 һәм 2016нчы елларда сайлап куелган иде. Бүген шулай ук алдагы ике елга форумның җитәкче органнары сайлап куелды. Тәбрис Яруллин исемлектә 50 кешене игълан итте. Кандидатлар бертавыштан хупланды.

Ринат Закиров форумның сигезенче тапкыр үткәрелүен искәртте. Ул Тәбриснең рәис булуга өлгереп җиткәнлеген билгеләп узды. "Һәр яктан әзерлекле, яшьләрнең мәнфәгатен, сәясәтен истә тотып, бүгенге заман яшьләренең лаеклы вәкиле", - дип ул форумның рәисе итеп Тәбрис Яруллинны сайларга киңәш итте. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев тагын кемнәрне кандидатлыкка тәкъдим итеп булуы белән кызыксынды. Рәис итеп Тәбрис Яруллин кандидатурасы гына тәкъдим ителде.

Пленар утырышка кадәр делегатлар “Бизнес”, “Тарихи хәтер”, “Тел сәясәте һәм милли мәгариф”, “Яңа мәдәният”, “Гаилә һәм тәрбия”, “Татарстан илчеләре”, “Медиа” юнәлешләре буенча дискуссия мәйданчыкларында катнашты.

Татар яшьләре форумының пленар утырышында резолюция кабул ителәчәк.

Иртәгә делегатлар Балтач, Теләче, Саба һәм Арча районнарына барачак. Һәр район делегатлар өчен үз программасын тәкъдим итәчәк. Эш программасында Болгар шәһәренә, Арча районы Яңа Кырлай авылындагы Г. Тукайның әдәби-мемориал музеена бару каралган. Кичен, Арча шәһәре көнендә, яшьләр Татарстанның атказанган артистлары белән бер сәхнәдә үзләренең иҗади номерларын, күңел ачу программаларын күрсәтәчәк.