news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар яшьләре форумының идарә органнары сайланды

Рәис урынбасарлары итеп Айрат Фәйзрахманов, Рәдиф Кашапов һәм Гүзәлия Гыйниятуллина сайланды.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының идарә органнары сайланды
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының идарә органнары сайланды. Пленар утырышта, форум рәисе Тәбрис Яруллин тәкъдиме белән, рәис урынбасарлары итеп Айрат Фәйзрахманов, Рәдиф Кашапов һәм Гүзәлия Гыйниятуллина сайланды.

Делегатлар арасында каршы тавыш бирүчеләр булмады, бер генә битараф бар иде.

Тәбрис Яруллин, урынбасарлыкка тәкъдимнәрне бүген көн буе - төнгә кадәр кабул итәргә әзер булуын әйтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot