news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Китап» онлайн-радиосының мобиль кушымтасын 5000 тапкыр йөкләгәннәр

Хәзерге вакытта «Китап» – иң еш йөкләнгән татарча радио-кушымта.

«Китап» онлайн-радиосының мобиль кушымтасын 5000 тапкыр йөкләгәннәр

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Татар әдәбиятын, татарча иҗатны таныту максатыннан ачылган «Китап» радиосының мобиль кушымтасын AppStore һәм GooglePlay сервисларында 5 меңнән артык тапкыр йөкләгәннәр. Бу турыда «Татар-информ»га радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтте.

«Китап» радиосы эшли башлаганга ике генә ай. Күзәтүләр буенча, бүтән бер генә татарча радионың мобиль кушымтасы да беренче ике ай эчендә мондый күрсәткечкә ирешә алмаган иде», — дип сөйләде Миргаязов.

Якын арада «Китап» радиосы эфирында Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхакова, Марат Кәбиров әсәрләре яңгыраячак. Танылган алып баручылар Әбри Хәбриев һәм Рамил Шәрәповны яңа амплуада ачу да көтелә — алар эфирда лирик шигырьләр укыячак.

Радионы тыңлау өчен смартфонга бушлай кушымта йөкләү кирәк:

AppStore 

Google Play

“Китап” радиосын гамәлгә куючы – “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100