news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

4 июль онлайн форматта Кичке Сабан туе үтәчәк

Иң актив катнашучыларга Sabantuy Merch бүләккә (футболка, sweatshirt, shoper bag) бүләк ителәчәк.

4 июль онлайн форматта Кичке Сабан туе үтәчәк

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Иртәгә 4 июль онлайн форматта Кичке Сабан туе үтәчәк. Бәйрәм 19.00 сәгатьтә башланып, сәгать 22.00га кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада: Сабан туе тарихы турында җанлы әңгәмәләр, «АЛПАР», «JUNA», «ЯМЬЛЕ», «Карт Аяк» һ.б. төркемнәр чыгышы, милли уеннар, конкурслар көтелә.

«Иртәгә Сабан туебыз онлайн форматта үтәчәк. Программада төрле уеннар, викториналар көтелә. Шулай ук без кунакка тарихчы Марат Гыйбатдиновны чакырдык. Ул Сабан туе бәйрәменең тарихы турында сөйләячәк. Көрәшебез дә үзенчәлекле булачак. „Сүз көрәше“ үткәрәчәкбез. Иң актив катнашучыларга футболка, свитшот һәм сумкалар бүләк ителәчәк. Шулай ук баянчылар да, җырчылар да булачак. Көтеп калабыз», — диде Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова.


news_right_1
news_right_2
news_bot