Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
БТК БК чакыруы буенча Универсиаданың шәрәфле кунаклары Казанга килә башлаган
Алар саны 180гә җыела
(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы буенча Бөекбритания, Австралия, Израиль, Словакия, Латвия, Украина, Беларусь, Молдова, Таҗикстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан дәүләтләреннән 100, Россия төбәкләреннән 80ләп кеше Казан Универсиадасының шәрәфле кунаклары буларак киләчәк. Алар Универсиаданың ачылу тантанасында катнашачаклар, төрле спорт ярышларын күзәтеп барачаклар.
Универсиада кунаклары инде Казанга җыела башлады. Бүген иртән Латвия делегациясе килде, кунакларның күпчелеге 5 нче июль көнне көтелә, дип хәбәр итә tatarile.org социаль челтәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз