news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалин өлкәсендә онлайн-форматта чәкчәк әзерләргә өйрәтәчәкләр

Сахалин өлкәсенең Невельск шәһәрендә татар мәдәнияте көннәре 13-14 июньдә үтәчәк.

Сахалин өлкәсендә онлайн-форматта чәкчәк әзерләргә өйрәтәчәкләр
Бөтендөнья татар конгрессы сайты

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). 13 һәм 14 июньдә Невельск исемендәге район мәдәният йортында татар мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

13 июньдә татар милли уенчыгы һәм традицион татар ризыгы чәкчәк әзерләү буенча мастер-класс булачак. Чара «Невельский исемендәге район мәдәният йорты» рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә видео-форматта узачак. Мастер-классны теләгән һәркем карый ала.

Якшәмбе, 14 июньдә, 12:00 сәгатьтә Береговая урамындагы яңа рекреацион парк территориясендә Сабантуй бәйрәме узачак. Әлеге бәйрәм татар халкы сәнгате һәм көнкүреше, милли кухня һәм костюмнар белән танышырга мөмкинлек бирә. Бәйрәмдә район мәдәният йорты иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, балалар өчен уеннар, аттракционнар, ярминкәләр һәм башка чаралар булачак. Шулай ук, Тимерҗан Кәлимуллин исемендәге билбау көрәше турниры уздырылачак 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100