Истанбул халкы Сабан туен бәйрәм итә

Быел Сабан туе шәһәр үзәгендәге Топкапы мәдәният паркында уздырылачак
(Истанбул, 3 июнь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). 6 июньдә Истанбул халкы Сабан туен бәйрәм итәчәк.
Оештыру эшләре инде күптәннән башланды. Узган еллардагыдан аермалы буларак, быелгы Сабан туе шәһәр үзәгендәге Топкапы мәдәният паркында уздырылачак. Шул ук вакытта паркның “Төрки дөнья мәхәлләсе” дип исемләнгән урынында Татарстан мәдәният йортының ачылышы булачак. Бүгенге көндә сәнгать белгече Лилия Саттарова йортны бизәү белән мәшгуль. Анда татар милли киемнәре, көндәлек кулланыш әйберләре, китаплар, шамаилләр, картиналар урын алачак. Йортның бер өлеше иске татар өе кебек ясалачак.
Бәйрәм төрекләрнең Госманлы империясеннән калган данлыклы милли оркестры - Мәһтәр такымының чыгышы белән башланып китәчәк, аннан соң кунакларга Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле вә башка татар җырчыларының зур бәйрәм концерты тәкъдим ителәчәк. Сабан туе программасында ”Мирас” балалар төркеменең, Мәскәүдән килгән цирк артисты Рим Гайнетдиновның, Санкт-Петербургтагы Мариин театры җырчысы Тимур Абдикеевның чыгыш ясаулары планлаштырылган.
Әлеге чарага Татарстан премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиеваның, Истанбул шәһәре мэры Кадир Топбашның, Россия Федерациясенең Төркиядәге бөекилчесе Владимир Ивановскийның, ТӨРКСОЙ оешмасы гомуммөдире Дүсән Касәиновның катнашулары көтелә.
Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге, Истанбул мэриясенең мәдәният эшләре департаменты һәм ТӨРЕКСОЙ оешмасы тарафыннан әзерләнгән Татарстан мәдәният йортының ачылышына һәм Сабан туе бәйрәменә меңнән артык кеше чакырулы. Теге яки бу сәбәп белән килә алмаячак кайбер төрек министрлар һәм оешма җитәкчеләре татар халкын Сабан туе белән котлап инде телеграммалар җибәрергә өлгергәннәр.
Әнкара, Измир кебек шәһәрләрдә укучы татарстанлы студентлар да Сабан туе бәйрәменнән мәхрүм калмаячак, аларның юл чыгымнары өчен махсус финанс чыганаклар булдырылды.