news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Төркиядә татар теле һәм әдәбиятына багышланган дистанцион семинар үткәрелә

Семинарда Әгәй университеты галиме, филология фәннәре докторы Мостафа Өнәр чыгыш ясый.

Бүген Төркиядә татар теле һәм әдәбиятына багышланган дистанцион семинар үткәрелә
Рушания Алтай, Мостафа Өнәр

(Истанбул, 3 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Бүген Төркиянең Башкент университеты кичке сәгатьләрдә «Татарларда милли тел һәм милли әдәбият» темасына дистанцион семинар үткәрә. Бу хакта танылган тюрколог Мостафа Өнәр хәбәр итә.

Семинарда татар теле һәм әдәбияты турында Әгәй университеты профессоры Мостафа Өнәр чыгыш ясый. Сүз әдәби татар теленең барлыкка килүе, татар әдәбиятының нигезе, үсеше, бүгенге торышы, татар әдипләре турында барачак.

  • «Татарларда милли тел һәм милли әдәбият» семинары «Тюркология семинарлары» циклының 20нче бүлеге буларак уздырыла. Ул Төркиянең күренекле галиме, филология фәннәре докторы Сүәр Әкәр тарафыннан оештырылган.

«Мин бу темага КФУда 2019 елның ноябрь аенда үткәрелгән бер җыенда чыгыш ясаган идем. Шул хезмәтемне, урыны белән кыскартып, урыны белән яңа мәгълүматлар өстәп, бүгенге семинарда тәкъдим итәм», — диде Мостафа Өнәр «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә.

Галим белдерүенчә «Татарларда милли тел һәм милли әдәбият» семинары бүген Мәскәү вакыты белән сәгать кичке тугызда башлана. Ул Join Zoom Meeting конференция системасы аркылы үткәрелә. Аңа теләгән һәркем кеше катнаша ала. Веб адресы: https://us02web.zoom.us/j/88404528076

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100