news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советы сессияләренә кан басымыннан дару эчеп керә идем – Роберт Миңнуллин

"Депутат чаклар бар иде" – шагыйрьдән яңа китап.

(Казан, 3 апрель, “Татар-Информ, Рәмзия Закирова). Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Дәүләт Советындагы эше турында яңа китап язган. Ул "Депутат чаклар бар иде" дип атала. Бу хакта ул "Яңа Гасыр" каналындагы "Ком сәгате" тапшыруында белдерде.

“Мин Югары Советка бик катлаулы чорда һәм бернинди әзерлексез килдем. Андый әһәмиятле вазифаларда эшләп караганым юк иде әле. Югары Советның беренче чакырылышында кемнәр генә юк иде бит. Моңа кадәр беркем белмәгән, билгеле булмаган кешеләр бергә тупланды. Һәркемнең үз фикере, дөньяга үз карашы. Ачу, нәфрәт, канәгатьсезлек хисе белән янучылар да бар иде. Андый шартларда эшләве ай-һай катлаулы булды. Мин күп очракта сессиягә керер алдыннан табибка барып, кан басымыннан йә дару эчеп, йә укол кадатып керә идем. Чөнки сессиянең нинди борылыш алачагын беркем дә белми... Менә шул әзерсезлегем миңа бик кыйммәткә төште. Дәүләт Советы рәисе урынбасары булып эшләгән чорда йөрәк авыруы белән дә ятарга туры килде”, – дип уртаклашты Роберт Миңнуллин.

“Әлбәттә, боларның берсе дә онытылмый. Сызып куйган әйберләрем, материалларым бихисап. Барысы да папкаларда саклана. Шулай да, әлегә мин аларга тотынырга куркам. Ләкин инде хәзерге вакытта бер китап әзерләп ятам. Ул “Депутат чаклар бар иде” дип атала”, – дип белдерде шагыйрь. 

news_right_1
news_right_2
news_bot