news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Интернеттагы татар проектларына беренче тапкыр «Тамга» премиясе тапшырдылар

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Татарча Ютуб канал» номинациясендә җиңүче булды.

Интернеттагы татар проектларына беренче тапкыр «Тамга» премиясе тапшырдылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Интернетта татар телендә алып барыла торган иң яхшы проектлар өчен «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Тамга» премиясе тапшырылды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков Интернетта татарча контент алып баручылар фестивален үткәрү хыялы булуын әйтте.

«Без, Интернетта татар телендә контент ясаучыларны җыеп, тамгалап чыгарга булдык. Безнең фестиваль оештыру хыялы да бар. Дәресләр, мастер-класслар да булыр дип уйлыйбыз. Социаль челтәрләр үзгәреп тора, тәҗрибә белән уртаклашу, аралашу, үсү өчен яңа мәйдан кирәк. Яшьләр тулысы белән Интернетта, татар телен популяр итәргә телибез икән, Интернетта булырга кирәк. Безне күреп башкалар да актив эшли башлады», — диде ул.

Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов фестиваль үткәрү фикерен хуплады. «Зур, матур, саллы, әҗере дә була торган форматта эшләргә кирәк. Блогерларның һәрберсе язылучыларның күңеленә керү юлын тапкан. Шул кадәр милли җанлы кешеләр бар икән, милләтнең, телнең киләчәге бар», — диде ул.

 «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бүләкләнүчеләргә һәм килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен әйтте. «Киләчәктә дә татар мохитен, татар телен үстерик», — диде ул.

«Тамга» сыннарын тапшыру тантанасы Милли китапханәнең «Моң» театраль мәйданында узды. Җиңүчеләрне өч номинациядә бүләкләнде.

«Татарча Ютуб канал» номинациясе җиңүчеләре:

  • Блогер Фагыйлә Шакирова
  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы
  • Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
  • «Ялкын журналы редакциясе
  • «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясе
  • «Идел» журналы редакциясе

«Инстаграмда милли аккаунт» номинациясендә җиңүчеләр:

  • Рәфис Атаказ
  • «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе
  • «Tatnews.tatar» порталы
  • Илназ Габидуллин
  • Ринат Галиәхмәтов
  • Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева
  • Василий Иванов
  • Ләйсән Хаматдинова
  • Айдар Габидуллин
  • «Шәһри Казан» газетасы редакциясе
  • Татарстанның Милли китапханәсе

«Татарлар ТикТокта» номинациясендә җиңүчеләр:

  • «Татар ядкарьләре» сәхифәсе
  • Илнар Идрисов
  • Олеся Дмитриева

Җиңүчеләрне шулай ук «Караш» төркеме, яшь җырчылар Илгиз Мөхетдинов, Әдилә Әхмәтова котлады.



Галерея: «Тамга» премиясен тапшыру тантанасыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100