Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Безгә кайда күпме татар яшәвен белү мөһим
«Без милләтебезне сакларга телибез. Безнең республикадан, илдән читтә яшәүче татарларның да әдәбият алу, безнең белән аралашу мөмкинлеге булырга тиеш», — дип билгеләп үтте Президент.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистлар белән 8 Мартка багышланган очрашуда халык санын алуга әзерлек барышы турында сорауга җавап бирде. «Безгә кайда күпме татар яшәвен белү мөһим», — диде.
«Татар диаспоралары белән дә эш бара. Урта Азиядә зур диаспоралар: Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Казахстан… Татарстанда татарларның 30 проценты гына, калганнары читтә. Бөтендөнья татар конгрессы да зур эш үткәрергә тиеш», — дип белдерде Президент.
«Әгәр син чуваш яки рус булып язылырга телисең икән, беркем сине чикләми. Кеше үзе хәл итәргә тиеш. Башкорт булып языласы килә икән, башкорт була инде. Татар булып язылса, татар була. Без үз эшебезне башкарырга тиеш. Безгә кайда күпме татар яшәвен белү, алар белән ничек элемтәдә булачагыбызны аңлау мөһим», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Президент читтәге татарлар белән багланышлар кирәклеген ассызыклады. «Без милләтебезне сакларга телибез. Безнең республикадан, илдән читтә яшәүче татарларның да әдәбият алырга, безнең белән аралашу мөмкинлекләре булырга тиеш», — дип билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов иртәгә үзенең Улан-Удэга барачагын әйтте. «Анда да диаспора белән очрашачакмын. Аларга безнең белән очрашулар кызык», — диде.
Президент татарлар белән эшләү мөһим бурыч булуын белдерде. «Казан ул телисезме-телисезме, бөтен татарларның мәркәзе. Без күп милләтле республика, тик татар белеме, мәдәнияте белән бездән башка беркем шөгыльләнмәячәк. Тарихи яктан бу безгә беркетелгән миссия», — дип әйтте.
Миңнеханов Бөтенроссия халык санын алу быел август азагыннан сентябрь азагына кадәр үткәрелергә тиешлеген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз