Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзбәк һәм татар мәдәниятләре хезмәттәшлегенә багышланган китап дүрт телдә чыгачак
Басма өч буын арасында традицион рухи һәм социаль элемтәләргә, милли мәдәни үзәкнең эш тәҗрибәсенә багышлана.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Кашкадарья өлкәсенең татар-башкорт милли мәдәни үзәге үзбәк, рус, татар һәм инглиз телләрендә китап чыгарырга җыена.
Басма өч буын арасында традицион рухи һәм социаль элемтәләргә, милли мәдәни үзәкнең эш тәҗрибәсенә багышлана, дип яза Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.
Проект директоры Фирүзә Ихсанова сүзләренчә, Кашкадарья өлкәсенең татар-башкорт милли мәдәни үзәге «Яңа Үзбәкстанда ирекле һәм имин яшәячәкбез!» шигаре астында дәүләт грантлары конкурсында җиңүчеләрнең берсе булган. Әлеге грантка «өч буын арасында традицион рухи һәм социаль элемтәләрне дәвам итүдә үзәкнең эш тәҗрибәсенә багышланган үзбәк, рус, татар һәм инглиз телләрендә китап чыгару планлаштырылган».
Китапта үзбәк һәм татар мәдәниятенең актуаль темаларын ачып бирүче «Абдулла Кахар һәм Бәшир Гомәров», «Абдулла Авлани һәм Шиһабетдин Мәрҗани», «Зөлфия һәм Муса Җәлил», «Алишер Навои, Габдулла Тукай һәм Нәзирә гореф-гадәтләре» эшләре дә урын алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз