news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре булачак

12 февральдән 20 февральгә кадәр Свердловск өлкәсендә «Әпипә», «Исәнмесез», «Байгал», «Сөмбел» фильмнары күрсәтелә.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 12 февральдә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәренең тантаналы ачылышы була. 12 февральдән 20 февральгә кадәр Свердловск өлкәсендә «Әпипә», «Исәнмесез», «Байгал», «Сөмбел» фильмнары күрсәтеләчәк. 

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге сайты язганча, көндезге сәгать бердә Кино йортының Зур залында Татарстан киносы көннәрен ачу тантанасы була.

Ачылу тантанасына Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе җитәкчеләре һәм чара кысаларында тәкъдим ителәчәк «Әпипә» фильмы актерлары да чакырылган.

«Әпипә» фильмы Татарстанда да татар телендә яхшы, прокатка чыга алырдай, көлкеле, маҗаралы фильм төшерә алуларын күрсәтә», — ди режиссер Илшат Рәхимбай.

news_right_1
news_right_2
news_bot