news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Касыйм ханлыгы турында китап тәкъдим ителәчәк

«Касыйм ханлыгы күләгәләре» дигән этнографик китап Идел буе Болгар дәүләтендә яшәгән халыкларның ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 4 февраль көнне, Татарстан Милли китапханәсендә «Касыйм ханлыгы күләгәләре» дип аталган этнографик китап тәкъдим ителәчәк.

«Китап Рязань өлкәсенең көнчыгышында яшәүче татарларның бүгенге тормышына һәм тарихына багышланган. Әлеге басманы 4 ел әзерләдек, анда фото, тарихи мәгълүматлар, кешеләрнең хатирәләре, гореф-гадәтләре урын алды», — дип сөйләде китап авторларының берсе, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Әбәнов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Касыйм ханлыгы күләгәләре» дигән китапның авторлары — Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Әбәнов һәм ВЕСТИ ФМ радиостанциясе хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Марат Сәфәров. Проектның баш мөхәррире — Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов.

Китап Идел буе Болгар дәүләтендә яшәгән халыклар тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Россия мөселманнары җитәкчесе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең әлеге инициативасын Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100