news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Америка татарлары ассоциациясе активы белән очрашты

Президент мондый очрашуларның һәркайсы үзендә горурлык хисләре уятуын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов Америка татарлары ассоциациясе активы белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШка эш сәфәре барышында якшәмбе кичендә Нью-Йорктагы Америка татарлары ассоциациясе активы белән очрашты. Президент Америка Кушма Штатларында җирле вакыт белән ике көн (2-3 февраль) булачак. Мәскәү белән Нью-Йорк арасында вакыт аермасы сигез сәгать тәшкил итә, дип белдерә республика Президентының матбугат хезмәте.

Очрашуның модераторы сыйфатында Ассоциация рәисе урынбасары Илдар Агиш чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов АКШка әлеге сәфәрнең Көнбатыш илләре белән элемтәләрне ныгыту һәм үстерүдә чираттагы алым булачагын искәртте. Шунысын да искәртик: Татарстанда Америка инвестицияләре катнашында 50дән артык компания үз эшчәнлеген алып бара.

Республика Президенты Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләрдә еш булуы, анда яшәүче ватандашларыбыз белән аралашуы хакында сөйләде. Мондый очрашуларның һәркайсы миндә горурлык хисләре уята, диде ул. Миңнеханов татарларның дөньяда башка халыклар белән дус-тату гомер итүе, конструктив мөнәсәбәтләрне җайга сала белүе, үз халкының телен һәм гореф-гадәтләрен кадерләп саклавына куануын белдерде.

Очрашуда катнашучылар Татарстан һәм АКШ арасында алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән элемтәләрне ныгыту хакында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов очрашуны оештырган һәркемгә рәхмәт белдерде.

  • Америка Кушма Штатларында 3,5 меңгә якын ватандашыбыз гомер кичерә. Татарлар арасында төп мәдәни һәм дини эшчәнлекне Нью-Йорк шәһәрендәге оешма һәм Сан-Францисконың Америка төрек-татар ассоциациясе алып бара.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100