news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөлфәт Зиннуров: Татар теле кирәкми дип санау — әби-бабайлар рухына төкерү

Радио алып баручысы фикеренчә, татар телен өйрәтүне мәктәпкә генә калдыру дөрес түгел.

Зөлфәт Зиннуров: Татар теле кирәкми дип санау — әби-бабайлар рухына төкерү
Максим Кәримов

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Радио, телевидение алып баручысы Зөлфәт Зиннуров фикеренчә, бүгенге тыныч көндә татар теле кирәкми, дип санау — әби-бабайларның рухына, батырлыкларына төкерү.

«Әби-бабайларыбыз ничәмә-ничә еллар буе телне саклап килгән. Качып, посып, төрле якларга сибелеп булса да, телне [автор искәрмәсе: татар телен], гореф-гадәтләребезне саклаган. Хәзер тыныч вакытта шушы заман баласына „Миңа кирәк түгел“, — дип ничек телне әйләндереп әйтергә кирәк? Бу — синең әби-бабайларыңның рухына, аларның батырлыкларына төкерү», — диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

Аның сүзләренчә, татар теленә хөрмәт булырга тиеш.

«Ярар, кирәк түгел дип сана. Ләкин син аны хөрмәт ит. Хөрмәт итсәң, син аны онытмаска тырышачаксың. Чын татар — үзе татарча сөйләшкән түгел, ә оныклары татарча сөйләшкән кеше. Ә әти-әниләр балалары белән үзләре үк русча сөйләшә. „Аңламый бит ул“, — диләр. Аңлат, өйрәт, сөйләш. Бөтен кеше мәктәпкә генә аударып калдырса… Бик җиңел вариант. Ә син үзең нәрсә эшләдең соң?» — диде Зөлфәт Зиннуров.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100