news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Әхмәтшин: Мәскәүдә актив булмаган татарлар күп, шуңа күрә җанисәптә аз сан чыга

«Пессимист татарларның дәртен генә уятырга кирәк», — диде Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле.

Равил Әхмәтшин: Мәскәүдә актив булмаган татарлар күп, шуңа күрә җанисәптә аз сан чыга
Владимир Васильев

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин фикеренчә, Мәскәүдә актив булмаган татарлар бар, шунлыктан җанисәптә татарларның саны аз.

«2010 елдагы җанисәптә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә татарларның 147 мең генә булуын дөрес түгел икәнен барыбыз да белә. Актив булмаган татарлар күп. Алар үзләрен татар дип саный. Танышларым арасында да җанисәптә катнашмаган татарлар бар. Йоклаучы татарлар күп. Алар да быел җанисәптә катнашкан булса, татарлар саны артачак», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, Мәскәү җитәкчеләре һәрвакыт чыгышларында Мәскәүдә 500 мең татар бар дип сөйли. «500 меңме, 1 миллионмы — анысын беркем белми, әмма 147 мең генә гүгел. Әйтик, Мәскәү Сабантуенда гына да 300 мең татар катнаша. Кешеләр алмашынып тора. Без ул 147 мең татарны бер чарага гына да җыя алабыз», — ди Равил Әхмәтшин.

«Җанисәпнең дөрес узу-узмавына нәтиҗәләр билгеле булганнан соң бәя бирербез. Әмма быел активлык, әзерлек зур булды. Милли оешмалар, волонтерлар активлашып китте. Быелгы саннар үзгәрер дип ышанам, өмет зур», — диде Вәкаләтле вәкил.

Равил Әхмәтшин пессимистларның «татар теле бетә» дип уйларга тиеш түгеллеген әйтте. «Татар бетмәячәк, киресенчә, үсеш булачак. Укытучы, методика юк, шуңа күрә татарча белмибез, татарча укытмыйбыз, дип әйтәләр. Финляндия татарларын карагыз, татар укытучысы барып укытып ятмаган бит аларны? Пессимист татарларның дәртен генә уятырга кирәк. Китабы, методикасы булмаса да, дәрт уяна ала», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100