news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада татарларның кунакчыллыгына багышланган квест-концерт булачак

Чарада тамашачыларны борынгы традицияләр һәм йолалар белән таныштырачаклар.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 5 декабрьдә Самара Мәдәният йортында Татар мәдәнияте көненә багышланган «Самара — киң күңелле күршеләр шәһәре. Татарча кунакчыллык» дип аталган квест-концерт узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Чарада тамашачыларны борынгы традицияләргә, йолаларга, аш-суга, күңелгә үтеп керә торган җырларга һәм дәртле биюләргә бай кызыклы мәдәният белән танышу көтә, диелә хәбәрдә.

Шулай ук Әнәс Мингалеевның фотокүргәзмәсе эшләячәк.

Керү ирекле. Чара 12.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100