news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида Татар хатын-кызлары форумы гаиләдә милли тәрбия мәсьәләсенә багышлана

Форумда төрле татар түгәрәкләренең телне саклап калудагы эшчәнлеге каралачак.

Новосибирскида Татар хатын-кызлары форумы гаиләдә милли тәрбия мәсьәләсенә багышлана
архив/Рамиль Гали

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). 4 — 6 декабрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә беренче тапкыр өлкәнең Татар хатын-кызлары форумы узачак. Утырыш кысаларында татар ханымнары милли тәрбия нигезе, балаларга гореф-гадәтләрне өйрәтү кебек мәсьәләләр буенча фикер алышачак.

«Бала милли мәдәният һәм гореф-гадәтләрнең асылын гаилә тирәлегендә үзләштерә. Әлеге форумда хатын-кызның балаларны тәрбияләүдәге ролен билгеләп үтәсебез килә. Биредә төрле татар түгәрәкләренең телне саклап калудагы эшчәнлеге яктыртылачак. Хатын-кызлар гаиләләре мисалында тәҗрибәләре белән уртаклашачак», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге» директора Рауза Тихомирова.

Аның сүзләренчә, пандемия булу сәбәпле, Новосибирск өлкәсенең барлык районнарыннан барлыгы илле делегат җыелачак. Программада катнашучылар белән чат татарлары торган Юрт-Ора авылындагы тарихи урыннарга сәяхәт оештырылачак, «Остазбикә», «Нигез йорты» фильмнары күрсәтеләчәк. Моннан тыш,  калфак тегү буенча мастер-класс да күрсәтеләчәк.

«Бүгенге көндә өлкәдәге татар хатын-кызларына бер-берсе белән аралашу җитми, мондый җыелышны уздыру теләге күптәннән туган иде. Утырыш Новосибирск өлкәсеннән килгән татар ансамбльләренең чыгышы белән тәмамланачак. Делегатларны Татар мәдәнияте үзәге, Ихлас мәчете белән дә таныштырачакбыз», — диде Рауза Тихомирова.

Әлеге проект Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән Татарстан мәдәният министрлыгы грантына оештырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100